САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

9 айлык сабый бишегенә кысылып үлгән

Башкортстанда Чишмә районара тикшерү бүлеге 9 айлык сабыйның үлеме очрагы буенча “саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

БРның Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, октябрьнең 29ыннан 30ына каршы төндә Благовар районының Мирный авылында сабый үз өендә ясалма бишекнең кырыена башын кыскан. Сабыйның әнисе баланы иртән күреп калган. Ул шунда ук ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан. “Тикшерүчеләр фаҗига урынын караган, суд-медицина экспертизасын билгеләгән. Әле мәрхүм сабыйның гаиләсеннән һәм башка шаһитлардан сорау алалар. Гаиләнең торак-көнкүреш һәм социаль яшәү шартлары тикшерелә, вакыйгага китерергә мөмкин сәбәпләр ачыклана. Нәнинең бишеге белгеч тикшерүе өчен гаиләдән алынган”, – дип хәбәр итәләр ведомствода. Аллаһ сакласын... Гомер-гомергә сабыйлар авылларда шундый бишекләрдә үскән. Кысылып калуга килгәндә исә, бишекнең чит-читләрен бортлы сыман итеп юрган белән каплыйсы булгандыр. Хәер... читтән киңәш бирү җиңел инде ул. Нарасыйларын югалткан гаиләгә Ходай түземлеген бирсен.

Әлфия ШАКИРҖАНОВА

Реклама

Өмет

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X