САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Нөркәй мәктәбе сәләтле гаиләләрне кунакка җыйды

-

Бүген Зур Нөркәй урта мәктәбендә республика күргәзмә-бәйгесе үткәрелде. Чара Россия Федерациясендә Гаилә елы уңаеннан һәм балалар белән әти-әниләрнең уртак сәләтләрен, шөгыльләрен ачыклау, аларның экологиягә мөнәсәбәтен билгеләү, табигый материаллардан ясалган кул эшләренә игътибарны арттыру максатында оештырылды. Бәйгедә Сарман, Мөслим, Актаныш районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән булдыклы гаиләләр катнаштылар. Барлыгы 60 эш тәкъдим ителеп, аларга 150дән артык бала, әти-әни җәлеп ителгән. Бәйге-күргәзмәгә килә алмаганнар үз эшләрен онлайн режимында тәкъдир иттеләр. Барлык кул эшләренә бәяне район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методистлары катнашындагы мәртәбәле жюри бирде. 
Иң элек чарада катнашучыларны мәктәп директоры Ләйлә Шәйхразыева сәламләде. Аннан барлык кунаклар өчен мастер-класслар үткәрелде. Дүрт төркемгә бүленеп, гәҗит кәгазеннән конфет савыты үрергә, татар халык бизәге — зиннәтле булавка, йомырка савытыннан чәчәкләр ясарга өйрәнделәр, микроскоп аша суган кабыгы составын тикшерделәр. Гаиләләр үз эшләрен яклап чыгыш ясаганнан соң, нәтиҗәләр чыгарылды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова, мәктәп директоры Ләйлә Шәйхразыева җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә грамоталар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев