САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Террорга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды

Район Советының утырышлар залында террорга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте .

Аны комиссия рәисе - район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Иң элек утырышта катнашучылар Казан шәһәренең 175 гимназиясендә булган фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булган укытучыларны һәм укучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Көн тәртибендә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында террорчылыкка каршы күрелә торган саклану чаралары хакында җитди сөйләшү булды . Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин, Сарман урта мәктәбе директоры Гөлназ Сабирҗанова, Җәлил балалар бакчасы мөдире Зөлфия Гарипова мәгариф объектларында сакланышны тәэмин итү буенча ниләр эшләнгәне, нинди профилактик чаралар үткәрү турында сөйләделәр.

Утырыш эшендә ТР буенча РФ Федераль Хезмәте идарәсе начальнигы Раил Гарифуллин катнашты һәм йомгаклау сүзе белән чыкты.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X