САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар язгы депрессия белән ничек көрәшәләр?

24 мартта Халыкара депрессия белән көрәш көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне әлеге авыру белән бәйле проблемаларны яктыртучы чаралар оештырыла. Бүген сүзебез язгы депрессия турында булачак.

Аның төп сәбәпчеләре булып, кыш буена организмның дөрес эшләве өчен ресурслар кимүе, гиповитаминоз нәтиҗәсендә иммунитет төшүе, атмосфера басымы һәм һава торышы үзгәрүе, кояш активлыгы көчәюе, хәрәкәт азаюы кебек нюанслар торалар. Язгы депрессия «йоктырган» кешенең кәефе төшә, тиз үзгәрә, йокысы, аппетиты бозыла, тормыш белән кызыксынуы бетә башлый, игътибарлылыгы кими, хәтере начарая. Авыруны бер әйбер дә куандырмый, ул еш елый, тиз ярсый, үзен кирәксез, нәрсәгәдер гаепле тоя башлый, тышкы кыяфәте турында кайгыртмый, үз-үзендә ышанычны югалта. Депрессиягә юлыккан кешенең башында куркыныч уйлар да туарга мөмкин...

Шуңа күрә моңа кадәр барып җиткәнне көтәсе түгел, табибка күренүең хәерлерәк.

Белгечләр депрессиягә каршы көрәш буенча нәрсә киңәш итә соң? Беләсегез килсә, район газетасының 19 март санын укыгыз.

ФОТО: pixabay.com сайтыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев