САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар – сүз иреге яклы

Бүген – 3 майда Бөтендөнья матбугат иреге көне билгеләп үтелә.

Ул Намибиядә Виндхук декларациясен кабул итүгә (1991) багышланган. Бу көнне ЮНЕСКОның Гильермо Кано исемендәге бөтендөнья премиясе тапшырыла, хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган журналистлар искә алына, эре басмаларның мөхәррирләре очраша.

Журналистларның хезмәте вакыты белән куркыныч һәм тәвәккәллек таләп итә. Алар “кайнар нокталар”да да булалар, кайчак хәтәр юллар белән дөреслекне эзләп табалар, инде андый куркыныч янамый икән, язмалары барлык кешегә дә ошап бетмәскә һәм кырын карашларны кабул итәргә туры килүе дә ихтимал. Ә менә райондашларыбыз газетабызда язылганнар белән килешәләрме, сүз иреге турында нәрсә уйлыйлар, журналистларның эшчәнлеге белән канәгатьме икән? Без берничә укучыбызга шушы сорауларны бирдек.

Мөнирә ханым, Сарман авылы:

  • Сәясәт белән кызыксынмыйм. Мине иң җәлеп иткәне район яңалыклары, басулардагы кыр эшләре барышы. Шуңа күрә ел буе авыл хуҗалыгындагы эшләрнең торышы, авыл хезмәтчәннәре турында язсалар, мин бик канәгать. Чөнки, авыл җирендә яшәгәнлектән, икмәк, ит-сөт, башка азык-төлекнең нинди авыр хезмәт белән табылганлыгын яхшы беләм. Аллаһка шөкер, яшәгән төбәгебездә бүгенге көндә тынычлык, иминлек хакимлек итә.

Земфира апа, Сарман авылы:

  • Әллә кайда барган вакыйгаларга карый, беренче чиратта, үзебездәге тормыш ныграк кызыксындыра. Оешмалар ничек эшли, дәүләтебез безнең өчен тагын нинди законнар кабул иткән, район кырларында икмәк булачакмы һәм башкалар. Кайда нинди чаралар үткәрелүе дә кызык. Алар да әллә күпме яңалык бирә, безнең тормышыбызны, яшәешебезне чагылдыра. Әлбәттә, райондашларыбыз турындагы язмаларны да яратып укыйм. Болар турында язу тыелмыйдыр дип уйлыйм.

Фәрит, Җәлил поселогы:

  • Район журналистларына да халыкны кызыксындырган темаларны һәм мәгълүматны эзләп табу һәрвакытта да җиңел түгелдер. Газета укучыга ни дә булса аңлату өчен, аларның үзләренә дә күп нәрсәне белергә, эзләнергә кирәктер, дип уйлыйм. Сүз ирегенә килгәндә, мине, мәсәлән, әллә кайдагы вакыйгалар кызыксындырмый. Алар турында яхшылап белеп, өйрәнеп язу өчен, журналистка бит шул “казан”да кайнарга кирәк. Ә болай мин район газетасыннан канәгать. Күп төрле темалар яктыртыла, кызыклы кешеләр турында языла.

Әлфия ханым, Җәлил поселогы:

  • 1 Май көнне район үзәгендә үткән бәйрәмдә гаилә династияләрен хөрмәтләделәр. Шуңа бик сөендем. Чөнки табибларны хөрмәт итәм. Әлбәттә, мондый династияләр башка һөнәр ияләре арасында да бар. Алар турында да укыйсы килә. Аннан соң, якыннары, уллары махсус операциядә булган гаиләләр турында күбрәк язсагыз иде. Бу күпмедер дәрәҗәдә аларның күңелен күтәрер, ялгыз түгеллекләрен тоярга ярдәм итәр иде. Сүз иреге шулдыр дип уйлыйм. Хәзер халык күбрәк  көнкүреш, бакчачылык, аш-су мәсьәләләре, яңа шөгыльләр белән кызыксына. Газета битләрендә алар турында да язылып торыла.

Илнур, Сарман авылы:

  • Мин матбугаттан ерак кеше түгел. Тик менә “журналистларның сүз иреге” дигәндә, шунысын да истә тотарга кирәктер, ул тема шушы җирлектә яшәүчеләрне кызыксындырамы икән соң? Журналист, беренче чиратта, үз укучыларының мәнфәгатьләрен күз алдында тотарга тиештер. Күптән түгел “Сарман”да бик киң итеп хат ташучылар хезмәте, аларның хезмәт хакларының аз икәнлеге турында язылды. Мөгаен, районыбыз хат ташучылары бераз җиңел сулап куйгандыр, үзләренә булган игътибар барыбер күңелләрендә өмет-ышаныч тудыргандыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев