САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар халык санын алуга әзерләнәләр

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2444 санлы карары (4.11.2017) нигезендә, 2020 елның октябрендә илебездә чираттагы Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе үткәреләчәк.

Бөтенроссия халык санын алуның төп максаты – ил халкының демографик һәм социаль-экономик хәлен бәяләргә мөмкинлек бирүче мәгълүмат алу.
“Росстат” федераль хезмәте, шул исәптән аның территориаль органнары, район бүлеге Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре алып баралар.
Бөтенроссия халык санын алуның календарь планы нигезендә, торак йортларны һәм корылмаларны барлау үткәрелә. Халык яши торган йортларны исәпкә алу максатыннан, районда барлыгы 16 теркәү участогы төзелде, халык санын алу кампаниясендә махсус сайланып алынган һәм әзерлек үткән 16 теркәүче эшли. Бер теркәү участогына 600-650 объект туры килә. Агымдагы елның август ае дәвамында, ягъни 1сеннән алып 30 августка кадәр теркәүчеләр район үзәгендә, Җәлил поселогында, авылларда барлык торак йортларны һәм корылмаларны йөреп чыгачаклар, урам исемнәрен, йорт номерларын барлаячаклар, халык саны турында мәгълүмат җыячаклар. Райондашларыбыз да бу чарага җитди карасыннар, аның мөһимлеген аңлап, үзләре турында тулы мәгълүмат бирсеннәр иде. Теркәүчеләрнең кулларында махсус “Росстат” таныклыклары булырга тиеш.
Барлык үзгәрешләр халык саны турындагы мәгълүматлар базасына кертеләчәк.
Кампания барышында алынган мәгълүматлар милли проектлар һәм дәүләт социаль программаларын эшләгәндә, илнең демографик үсеш юлын билгеләгәндә кулланылачак.
Сирина Чуркина, федераль статистика хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе.

ФОТО:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев