САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман көннән-көн чистара бара

Районда санитар, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы дәвам итә.

Бу көннәрдә район үзәге оешмалары Сарман урамнарында газоннарны чүп үләннәреннән чистарттылар, бордюр һәм багана кырларын, чистартып, агарттылар, корыган куакларны кистеләр. Бүген дә, көн карлы һәм яңгырлы булуга карамастан, оешмалар хезмәтчәннәре өмәгә бердәм чыктылар. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да аларда барлык оешмаларның актив катнашуларын билгеләп үтте. 

– Өмәләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. Сарманыбызның чиста, төзек һәм матур булуы һәркайсыбыз өчен кирәк. Шуңа күрә өмәләрдә катнашучыларга зур рәхмәт, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса