Республика сулыкларында көн саен ике-өч кешенең гомере өзелә
Үткән ял көннәрендә республика сулыкларында өч бәхетсезлек очрагы булган: 2 кеше батып үлгән, 1 кеше коткарылган
Коенырга барыр алдыннан, беренче чиратта, иминлек турында уйларга кирәктер. Чөнки җәй саен республика сулыкларында бәхетсезлек очраклары була. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, нәрсәләрне истә тотарга кирәк соң? Район гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Рамил Госмановның киңәшләре – шул хакта.
Иң элек шуны әйтеп үтәргә кирәктер: республика сулыкларында көн саен уртача 2-3 кешенең гомере өзелә. Безнең районда коену өчен махсус җиһазландырылган сулыклар юк. Ә буалар – 23.
Коенырга уйласагыз иң мөһим кагыйдәне истә тотыгыз: махсус җиһазланмаган урыннарда коенырга ярамый. Мондый сулыкларда кешеләр еш кына травмалар алалар. Агач ботаклары, ватылган пыяла яки төрле металл предметларга бәреләләр, киселәләр, җәрәхәтләнәләр. Ярдан эчкә үк йөзеп кереп, хәлсезләнеп батучылар да була. Шуңа күрә түбәндәге саклык чараларын күрү бик мөһим. Тыелган урында су коенмагыз, такта, бүрәнә кебек предметларда йөзмәгез, суда спорт уеннары уйнамагыз. Көчле җилле көнне коену шулай ук киңәш ителми. Суның тирәнлеген, төбендә ниләр бар икәнен белмичә, суга кермәгез. Суга баш белән чумарга ашыкмагыз. Су төбендәге кинәт төшеп китә торган чокырлар, болганчык су, суүсемнәр – болар бар да шактый күләмдә куркыныч тудыралар. Шулай ук суга алкогольле эчемлекләр эчеп керү дә тыела. Йөрәк кинәт туктарга яки көзән җыерырга ихтимал һәм кеше ярдәмгә чакырырга да өлгермәскә мөмкин.
Зурлар балаларга аеруча игътибарлы булырга тиешләр. Балагызны йөзәргә өйрәтегез. Суда бала булганда, беркайчан да аңа арка белән борылмагыз. Аның сулыкта су йотуына юл куймагыз. Аны суда үз-үзеңне тоту, куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез. Балаларның үзләрен генә сулыкларга җибәрмәгез. Су температурасы +18 градус булганда - 6-8, +20 градуста – 10-12, +20 градустан югарырак булганда, 15 минутка кадәр коенырга ярый. Бәхетсезлек очракларына юлыксагыз, кемнең дә бата башлавын күрсәгез, тиз арада 112, 2-43-46 телефоннары буенча экстрен хезмәтләргә шалтыратыгыз.
Әгәр көзән җыерса:
- иң мөһиме – тынычлыкны саклагыз, судан тизрәк чыгарга тырышыгыз;
- көзән җыеру ярдан еракта булса, паникага бирелмәгез, кинәт хәрәкәтләр ясамагыз, ул көзән җыеруны көчәйтә генә;
- кул бармакларын көзән җыерса, көч белән йодрык төйнәгез һәм кинәт кенә бармакларны тышкы якка ыргыткан хәрәкәт ясагыз;
- балтырны көзән җыерса, бөгелеп, ике куллап көзән җыерган аякның табанын тотыгыз һәм көч белән үзегезгә тартыгыз;
- көзән җыеру эч мускулларында булса, тезләрне эчкә таба китерегез;
- бот мускулларын көзән җыерса, аякны тышкы яктан балтырдан түбәнрәк тубык сөягенең күтәрелә башлаган урыныннан тотыгыз һәм аякны тез турыннан бөгеп, артка, аркага таба тартыгыз;
- аяк һәм кулны көзән җыеру бетмәсә, күнегүләрне тагын бер тапкыр кабатлагыз. Исегездә тотыгыз: көзән җыерган мускул белән эшләү көзән җыеруны тизрәк бетерергә ярдәм итә. Массаж хәрәкәтләре белән көзән җыерган мускулны сыпырырга да онытмагыз;
- моннан тыш, көзән җыерганда, мускулны кинәт һәм авырттырып ярсыту яхшы. Моның өчен мускулны иң авырткан җиреннән кинәт кенә авырттырып чеметеп алыгыз яки бу урынга баш бармак белән кинәт һәм авырттырып берничә тапкыр басыгыз.
Фото: ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев