САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның күп балалы гаиләләренә нинди ташламалар булачак

Милек һәм җир салымы буенча салым чигерүен ата-аналар, уллыкка алучылар һәм опекуннар 2019 елдан ук алачак.

2019 елда милеккә һәм җиргә салымнар буенча салым чигерүе түләвен өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган баласы булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар ала алачак. Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

2019 елдан башлап күп балалы гаиләләргә физик затларның милкенә салым чигерүе буенча һәр балага фатир яки бүлмәнең биш квадрат метры яки торак йортның җиде квадрат метры күләмендә бирелә.

Җир салымы буенча күп балалы гаиләләр өчен исәп-хисап участоктан 600 квадрат метрга салым базасын киметә. Әлеге салым чигерүе 2018 ел өчен салымнарны исәпләгәндә инде агымдагы 2019 елда ук исәпкә алыначак.

Күп балалы гаиләләр өчен исәпләнгән акча муниципаль берәмлек органнарының норматив актларында каралган ташламаларны бетерми. Салым чигерүен бер объектка: бүлмә, фатир, йорт һәм җир участогына карата алырга мөмкин.

 

Ташламага хокуклы гражданин салым ташламасыннан файдалану турында гаризаны үзенә уңайлы ысул белән җибәрә ала. Ул аны Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша, шәхсән теләсә кайсы салым инспекциясенә яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать итеп, шулай ук почта элемтәсе аша эшли ала.

Конкрет муниципаль берәмлектә милек салымнары буенча ташламалар исемлеге белән Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Милек салымнарыбуенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» Интернет-сервисында танышырга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев