САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район газетасына ташламалы бәядән язылып калыгыз

6-16 декабрь көннәрендә 2022 елның I яртыеллыгына район газетасына ташламалы язылу декадасы үткәрелә.

Бу ункөнлектә “Сарман” газетасына – 719,22, “Новый Сарман”га 444,96 сумга язылып була. Район газетасына язылу 2021 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Тик ункөнлектән тыш көннәрдә “Сарман”га язылу бәясе – 773,76, “Новый Сарман”га 476,76 сум булачак. 

Шулай ук альтернатив подписка — гамәлдә. Бу очракта газетага редакциядә яки үзәк базар янындагы “Фотоэксклюзив” салонында язылырга мөмкин һәм аны редакциядән яки фотосалоннан килеп аласы да була. Альтернатив язылуның бәясе “Сарман” өчен – 450, “Новый Сарман” өчен – 400 сум. Шуны да искәртеп үтик: районда инвалидлар декадасы бара. Бу ункөнлектә әйләнә-тирәбездәге, хезмәт коллективларындагы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, якыннарыбызга игелек кылу бик тә урынлы. Аларны “Сарман”, “Новый Сарман” газеталарына яздыру – моның иң уңай һәм иң файдалы ысулы. Якыннарыбызга, кадер-хөрмәт өстәп, шушы сөенечне дә бүләк итик әле!

Реклама

Район газетасы — тормышыбызның барлык тармакларын яктырта һәм өлкәннәр, зурлар, хәтта кечкенәләргә дә адресланган кызыклы газета. Арзанрак бәягә язылып калырга ашыгыгыз, бергә булыйк, хөрмәтле райондашлар! Яңа елда сезне яңа сәхифәләр һәм яңа проектлар да көтә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X