САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кызуда жарма кибеккәнне баса, ди Нурэл

Кыргыз милләтеннән булган Айя Жолгабекова, Жоомарт һәм Жасмин Асанкановлар, Медея Урматова, Нурэл Турдугожоев, Дархан һәм Бексултан Мавланбаевлар яхшы укыйлар һәм мәктәпнең җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар.

Күптән түгел Сарман урта мәктәбендә узган Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чарада да алар үз осталыкларын күрсәттеләр. Бишбармак, куурдак, бавырсак, урама кебек кыргыз милли ризыкларын, кымыз, максым, жарма, чалап кебек эчемлекләрне әзерләү ысуллары белән дә таныштырдылар алар бәйрәмдә. Жарма белән без дә сыйландык. Тозлы булса да, үзенчәлекле тәмгә ия бу эчемлек кызуда кибеккәнне дә баса икән.
Кыргызларның киемнәре дә үзгә. Мәсәлән, калпак дип аталучы баш киеменең дә бик күп төрләре бар икән. Егетләр өйләнгәнче – бер, өйләнгәч, икенче төрле калпак кияләр, ди. Кызларның да өс һәм баш киемнәрендә аерма бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев