Кулебяканы Сарман урта мәктәбе укучылары оста пешерәләр
Хәбәрләр

Кулебяканы Сарман урта мәктәбе укучылары оста пешерәләр

Тимур Дмитриев, Виктория Илюйкина, Влада Бормотина, Ангелина Биряльцева, Ярослав Гаврилов Сарман урта мәктәбендә белем алалар.

Алар – рус милләтеннән. “Здравствуйте, добрый день!” – дип сәламләделәр алар тамашачыларны мәктәптә узган чарада. Рус халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, өс-киемнәре белән дә таныштырдылар. Милли ризыклары булган рус коймагы, кулебяканы пешереп тә алып килгәннәр иде. Соңыннан “Валенки” биюен дә биеп күрсәттеләр.


Нет комментариев