Кагыйдәләрне үтәсәләр, сарманлылар йөз яшькә кадәр яши алачаклар
Хәбәрләр

Кагыйдәләрне үтәсәләр, сарманлылар йөз яшькә кадәр яши алачаклар

Сезнең дә район ветераннары сыман ук озын гомер кичерәсегез киләме? Моның өчен берничә кагыйдәне төгәл үтәргә кирәк.

Беренчесе — тиешенчә йоклагыз. Йокының озынлыгы кешенең шәхси ихтыяҗларына бәйле. Шулай да, тәүлегенә ким дигәндә җиде сәгать йокларга тырышырга кирәк.

Икенчесе — дөрес тукланыгыз. Аксым һәм клетчатларга бай ризыкларга өстенлек бирү мөһим. Монда яшелчә һәм җиләк-җимеш керә. Рационга көрпә, йогырт, чикләвек тә керергә тиеш.

Өченчесе — йөрәгегез турында кайгыртыгыз. Утыз яшьтән соң, ул сезне борчымаса да, ел саен электрокардиограмма үтү мәҗбүри.

Дүртенчесе — дөрес авырлыкны саклагыз. Артык килограммнарыгыз булса, аларны юк итү өстендә эшләргә кирәк.

Бишенчесе — чыныгыгыз. Нинди генә көн булмасын, саф һавада йөрергә тырышыгыз. Кызу көннәрдә үз куркынычсызлыгыгыз турында да онытмагыз.

Алтынчысы — хәрәкәтләнегез. Ялкаулыкны җиңегез. Шәһәрдә яшәсәгез, лифттан баш тартыгыз. Бик еракка барасы булмаса, җәяү йөрегез.

Җиденчесе — артыгын эшләмәгез. Ялкаулыктан баш тартсагыз да, бу төнгә кадәр эштә утырырга яки эшне өйгә дә алып кайтырга кирәк дигән сүз түгел.

Сигезенчесе — даими рәвештә табибларда тикшеренү үтегез. Вакытында ачыклансалар, күп кенә чирләрне җиңәргә мөмкин.

Тугызынчысы — зарарлы гадәтләрдән баш тартыгыз. Мисал өчен, тәмәке тарту гомерне ун елдан да күбрәккә кыскарта. Зарарлы гадәтләре булмаган яки алардан арынган кеше сәламәт һәм матур була.

Унынчысы — бәхетле булыгыз. Бәхетле кешеләр һәр көнне елмаюга, көлүгә вакыт табалар. Бу уңай хисләр бирә, психологик халәтне тынычландыра, бит өчен менә дигән гимнастика булып санала.

("Гаилә календаре"ннән)

Рәсем – ru.freepik.com сайтыннан


Нет комментариев