Иң төзек йорт җиңүчеләре кемнәр?
Хәбәрләр

Иң төзек йорт җиңүчеләре кемнәр?

.


1 апрельдән 31 майга кадәр районда үткәрелгән чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү икеайлыгы кысаларында иң төзек йорт һәм каралты-курага да конкурс үткәрелде. Район Сабан туенда район башлыгы Фәрит Хөснуллин “Иң төзек йорт” җиңүчеләрен дә атады. I урында – Николай Гомозов (Буралы Чишмә авылы), II урында – Мәдинә Хәертдинова (Өч-өйле Саклау авылы) һәм Майсапа Шәйдуллина (Карашай-Саклау авылы), III урында – Руслан Таҗетдинов хуҗалыклары. Район башлыгы аларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы


Нет комментариев