САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алмаз абсолют көрәш батыры булып танылды

.

Сабантуйларының күрке булып милли көрәш санала. Гадәттә кечкенәләрдән башланган бил алышу танылган көрәшчеләр чыгышы белән тәмамлана. Кайберәүләр бәйрәмгә нәкъ менә  көрәш күзәтергә генә киләләр. Быел да үзәк мәйдан келәмендә барган тамашаны карарга халык уртага ук җыелды. Хәтта бераз өстән явып торган яңгыр да көрәш сөючеләрне куркытмады. Быелгы Сарман Сабантуеның абсолют батыры  булып  аграр көллияте директоры урынбасары - милли көрәш  буенча  спорт мастеры  Алмаз Миңнехуҗин танылды. Җиңүчегә тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылды. Көрәш батыры Сабантуй әләмен төшерү хокукына да лаек булды.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев