САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда исерек хәлдә машина йөртүчеләр ачыкланды

Агымдагы елның өч аенда Сарман районы территориясендә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче 19 машина йөртүче ачыкланды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре исерек килеш (алкогольле, наркотик) транспорт чарасы белән идарә итүне тыя. Әлеге хокук бозулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Йөртүченең исереклек билгеләре булса, ул автомобиль белән идарә итүдән читләштерелә һәм медицина тикшерүенә җибәрелә. Транспорт йөртүченең алкоголь эчемлекләр, наркотик һәм психотроп матдәләр яки аларның аналогларын куллануы исбатланса, ул җаваплылыкка тартылачак. Тутырылган беркетмә һәм башка документлар ЮХИДИ хезмәткәре тарафыннан административ эшне карау өчен судьяга җибәрелә. Җаваплылык дәрәҗәсе машина йөртүченең исерү дәрәҗәсенә бәйле түгел, ә суд тарафыннан йомшарта яки гаебен йомшарта торган шартларны исәпкә алып билгеләнә. Исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртүче 1,5-2 елга кадәр срокка транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә, шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф түләү кебек административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Шундый ук җаваплылык исерек хәлдә булган затка автомобиль белән идарә итүне тапшырган өчен дә, шулай ук исереклек халәтен раслаудан баш тарткан өчен дә каралган.
Алкоголь хәтта кече дозаларда да йөртүчене хәрәкәтне контрольдә тоту мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Исерек хәлдә игътибар бетә, хәрәкәтләрне координацияләү бозыла, реакция кими. Аек булмаган машина йөртүчеләр хәрәкәт тизлеген арттыра, куркыныч маневрлар ясый, светофорларның юл билгеләре һәм сигналлары таләпләрен санга сукмый, һәм, тикшерүләр күрсәткәнчә, кешеләр җәрәхәтенә һәм үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашучылар яки гаепле булалар. Кануннарны үтәмәү нәтиҗәсендә кемнеңдер тормышы куркыныч астына куела.
Хөрмәтле гражданнар, һәркайсыбыз фаҗигане булдырмый кала - якыннарын туктата, әгәр дә ул исерек килеш руль артына утырырга җыенса, адекват булмаган йөртүче турында хәбәр итә ала. Сез моның белән кемнеңдер тормышын коткарып, якыныгызны бәла-казадан саклап кала аласыз.
Районда исерек йөртүчеләрне ачыклау максатында, телеграмм-канал эшли. Һәркем хокук бозучылар турында мәгълүматны турыдан-туры канал чатына хәбәр итә ала. Урнаштырылган мәгълүмат хокук бозучыларны оператив тоту өчен ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырылачак.
Айдар Хаҗиев, РФ Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев