САРМАН
  • Рус Тат
  • 5 декабрь 2012 яңалыклары

    • 5 декабрь 2012 - 09:54
      Галим эзләре буйлап
      Таҗетдин Ялчыгол кайчан һәм кайда туган? Моңа кадәр аны 1838 елда туган дип яздылар һәм хәзер дә шулай язалар. Үлгән елы аның каберенә куелган беренче ташка 1838 ел дип куелган. Ризаэддин бине Фәхреддин "Асар" дигән хезмәтендә Таҗетдин хәзрәтнең 1768 елда дөньяга килеп, 1838 елның 26 июнендә 71 яшендә вафат булуын...
    • 5 декабрь 2012 - 09:51
      Урта гасырларга "сәяхәт"
      Сарман үзәк китапханәсендә гимназиянең 9 нчы класс укучылары өчен "Бәһаләп бетергесез рухи байлык" исемле информация көне үткәрелде. Бу көнне күренекле шагыйрь Кол Гали иҗаты һәм аның атаклы "Кыйссаи Йосыф" әсәре белән таныштырылды. Укучылар хөкеменә "Мәшһүр "Кыйссаи Йосыф" презентациясе, "Халкыбызның шигъри юлдашы" - әдәби-музыкаль кичә, "Болгар-татар шагыйре Кол Гали мирасы" исемле...
    • 5 декабрь 2012 - 09:47
      Фәнни эшкә – мәктәптән үк
      Ноябрь аенда Зәй шәһәрендә VII региональ фәнни-гамәли конференция үткәрелде. "Эзләнү һәм казанышлар мәйданы" ("Горизонты поиска и достижений") дип исемләнгән бу чарада Сарман гимназиясе укучылары Вафина Альбина (10 нчы класс), Якупова Эльвина (11 нче класс), Кашапова Алина, Гыймадиева Алия, Гыйльфанов Рәзил (9 нчы класс), Нигъмәтуллина Камилә (8 нче класс) үзләренең фәнни-эзләнү...
    • 5 декабрь 2012 - 09:43
      Ярдәм кулы сузабыз
      19-24 нче ноябрь көннәрендә Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә «Ярдәм кулы суз» дигән лозунг астында хәйрия ярминкәләре узды. Бу эшкә укучылар да, укытучылар да зур өлеш керттеләр. Без, 5 нче сыйныф укучылары, әти-әниләребез ярдәме белән төрледән-төрле пироглар, тортлар, коймак, булкалар һәм башка тәм-томнар пешердек. Аларны сатудан кергән акчалар инвалидларга ярдәмгә юнәлтелде....
    • 5 декабрь 2012 - 09:40
      Үзе белән – Рәхмәт Хаты
      Сарман авылында яшәүче Асия һәм Фәнис Хафизовлар гаиләсендә бүген икеләтә куаныч: уллары Русланны каршы алу белән бергә, алар исеменә ул хезмәт иткән Балтика флотының Александр Невский һәм Суворов орденлы Диңгез пехотасының 336нчы аерым гвардия бригадасы җитәкчелегенең Рәхмәт хаты да килеп иреште. "Сезнең улыгыз Руслан Хафизов хәрби техниканы яхшы белүе, дисциплиналы...
    • 5 декабрь 2012 - 07:04
      Замана үзгәргән икән
      Яңа елга каршы төндә бер төш күрдем. Имеш, 2013 нче елга чыккач, бөтен дөньяга үзгәреш кертелгән икән. Кешеләр акча, кредит, ссуда, әҗәт дип, кайгырмыйлар һәм акчага әйберләр сатып алмыйлар. Бөтен нәрсә уч төбендәге сызыкларга карап бирелә. Аны кем карый, дисезме? Ул сызыкларны Аллаһы Тәгалә карый, кулыңны сузып күрсәт кенә. Күршебез...
    • 5 декабрь 2012 - 07:02
      Башкалар турында кайгыртып
      Бүген - 5 нче декабрьдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә. Волонтерлар хәрәкәте бездә әле җәелеп кенә килә. Билгеле, ул элекке тимурчылар хәрәкәтен хәтерләтә: өлкәннәргә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм, төрле бәйрәм чаралары үткәрүдә, хәйрия эшләрендә катнашу, башкаларны да изге эшләргә тарту. Алар эшчәнлегендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрнең буш вакытларын...
    • 5 декабрь 2012 - 06:54
      Рух ныклыгын югалтмыйк
      Районда Инвалидлар ункөнлеге кысаларында төрле чаралар үткәрелә. 3 нче декабрьдә Сарман сәнгать мәктәбендә аларның инвалид балалар өчен әзерләнгәне булды. Очрашуга Сарманнан һәм авыллардан мөмкинлекләре чикләнгән 128 бала чакырылган иде. Иң элек Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова сүз алып, балаларга, аларның әти-әниләренә изге теләкләрен җиткерде, аларга ныклык,...
    • 5 декабрь 2012 - 06:52
      Языл һәм приз от!
      Матур традициягә әверелгән газетага призлы язылу ункөнлеген күп укучыларыбыз көтә, дип беләбез. Ни дисәң дә, һәвәсләнеп китү безнең барыбызга диярлек хас: бәлки, олы бүләк нәкъ менә миңа тияр, дип уйлыйсың. Шулай итеп, газетабызга 2013 нче елның беренче яртыеллыгына 3 декабрьдән 12нче декабрьгәчә язылучылар арасында бүләкләр уйнатылачак. Газеталы һәм берочтан бүләкле...
    • 5 декабрь 2012 - 06:49
      Бер көнлек эш түгел
      Республиканың агросәнәгать комплексында ел ахырына 155 миллиард сумлык продукция җитештерелер, дип көтелә. Узган елда ул 150 миллиард сумлык булган иде. Бу турыда шимбә көнне Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Ул елның игенчелек өчен шактый катлаулы булуын, ә киләсе елга оптимистик өметләр барлыгын әйтте:...
    • 5 декабрь 2012 - 06:43
      Рәхмәт, “Татнефть”, яки хыяллар чынга ашканда
      "Без бу хакта күптән хыялландык", - диделәр җәлиллеләр. Башкалары кебек үк, аларның бу хыяллары да чынга ашты - узган пәнҗешәмбедә Җәлил поселогында өр-яңа музыка мәктәбе ачылды. Чаңгы базасында чаңгы комплектлары алуга сертификат тапшыру исә олы бәйрәмгә тагын бер ямь өстәде. …Җәлилдә музыка мәктәбенә 1966 нчы елда "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе Галимҗан...
    Реклама