САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рәхмәт, “Татнефть”, яки хыяллар чынга ашканда

"Без бу хакта күптән хыялландык", - диделәр җәлиллеләр. Башкалары кебек үк, аларның бу хыяллары да чынга ашты - узган пәнҗешәмбедә Җәлил поселогында өр-яңа музыка мәктәбе ачылды. Чаңгы базасында чаңгы комплектлары алуга сертификат тапшыру исә олы бәйрәмгә тагын бер ямь өстәде. …Җәлилдә музыка мәктәбенә 1966 нчы елда "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе Галимҗан...

"Без бу хакта күптән хыялландык", - диделәр җәлиллеләр. Башкалары кебек үк, аларның бу хыяллары да чынга ашты - узган пәнҗешәмбедә Җәлил поселогында өр-яңа музыка мәктәбе ачылды. Чаңгы базасында чаңгы комплектлары алуга сертификат тапшыру исә олы бәйрәмгә тагын бер ямь өстәде.
…Җәлилдә музыка мәктәбенә 1966 нчы елда "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе Галимҗан Әхмәдиев инициативасы белән нигез салына. Мәктәп төзелеш оешмасыннан бушаган бинада эшли башлый. Аның директоры Мәгафур Йөзлебаев мәктәпне ремонтлауга, җиһазлар булдыруга зур көч куя. Нефтьчеләр ул елларда да поселокка, шул исәптән музыка мәктәбенә дә, даими ярдәм күрсәтеп торалар. Һәм менә поселокка, анда яшәүчеләргә алардан - тагын бер олы бүләк.
Бәйрәмчә киенгән балалар, йөзләрендә елмаю балкыган әти-әниләр, тантанага җыелган җәлиллеләр мәртәбәле кунаклар - "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, "Татнефть" җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллинны, "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе Малик Каюмовны, поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафинны, генераль подрядчы - Чаллы шәһәренең "СМУ-26" ҖЧҖ директоры Һади Бикиевны алкышлар белән каршы алдылар. Җәлиллеләрнең олы шатлыгын иң элек Рөстәм Нәбиуллович уртаклашты.
Ул бу көннең барлык җәлиллеләр өчен дә истәлекле, әһәмиятле вакыйга икәнлеген билгеләп үтте. "Музыка мәктәбе төзү турындагы карар ел башында кабул ителде. Һәм менә бүген балалар, укытучылар, әти-әниләрнең хыяллары чынга ашты", - диде ул. Ләис Һадиевич та район башлыгы, җитәкчелек, җәлиллеләр исеменнән "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка, нефтьчеләргә һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерде, Җәлил балалар музыка мәктәбен төзүгә керткән зур өлешләре өчен "Җәлилнефть" идарәсенең бүлек начальнигы Ринат Зариповка, музыка мәктәбе директоры Лилия Дәүләтшинага, "СМУ-26" җәмгыяте директоры Һади Бикиевка, төзүче-монтажчы Мәҗит Шәфыйковка, автокранчы Вадим Шәриповка, ташчы Илдар Шәриповка Рәхмәт хатлары тапшырды, коллективка, балаларга иҗади уңышлар теләде. Әлбәттә, мәктәп тә бүләксез калмады - Ләис Һадиевич аңа "Триколор ТВ" спутниклы телевидение антеннасына сертификат тапшырды.
Әйе, Җәлил - "Татнефть" компаниясе республиканың нефть районнарында алып бара торган матур үзгәрешләрнең ачык бер дәлиле. Бу эшкә Малик Шафикович җитәкчелегендәге Җәлил нефтьчеләре дә зур өлеш кертәләр һәм поселокның, җәлиллеләрнең һәр шатлыгын үзләренеке кебек кабул итәләр. "Җәлил балалар музыка мәктәбен тәмамлаучыларның саны 402 гә җитте. Аларның 59 ы - профессиональ музыкантлар. Күп укучылар музыкаль белем бирү учреждениеләрендә укыйлар. Мәктәп матур нәтиҗәләргә ирешә. Аны тәмамлаучылар арасында бер профессор, Татарстан Республикасының атказанган артистлары бар. Узган ел, урыннар җитмәү сәбәпле, 25 баланы кабул итә алмаган идек. Хәзер поселоктан гына түгел, тирә-як авыллардан да килеп укый алалар", - диде ул, поселок нефтьчеләре исеменнән даими ярдәме өчен Ш.Тәхаутдиновка рәхмәт әйтеп.
Һади Бикиев Лилия Әкрамовнага мәктәп ачкычын тапшырды. Мәртәбәле кунаклар тантаналы музыка астында кызыл лентаны кистеләр. Мәктәпкә якты юл, зур уңышлар гына теләгәндәй, ап-ак кар сибәләп торган күккә төрле төстәге шарлар күтәрелде. Кунакларны мәктәп фойесында "Экспромт" тынлы оркестры каршы алды. Тантанада катнашучылар яңа мәктәп бүлмәләрен карадылар, биредәге матурлыкка, уңайлылыкка сокландылар.
Бәйрәмнең икенче өлеше актлар залында дәвам итте. Сүз Җәлилдә музыка мәктәбенә нигез салынуның башында торган, Җәлил балаларына музыкаль белем бирү өчен зур көч куйган Анатолий Владимировка бирелде. Ул мәктәп тарихына тукталды, нефтьчеләргә поселок үсеше өчен керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ә Җәлилнең яшь музыкантларын тагын бер матур бүләк көткән булып чыкты - Р.Мөхәммәдиев аларга Шәфәгать Фахразович, нефтьчеләр исеменнән уникаль - классик үзлекләрне һәм заманча цифрлы казанышларны берләштергән "Дисклавир" рояле дә бүләк итте.
Бәйрәм тантанасына Мәгафур Йөзлебаевның тормыш иптәше Мәрьям ханым да чакырылган иде. Рөстәм Нәбиуллович аңа чәчәк бәйләме тапшырды. Ә рояльдә иң беренче уйнау хокукы Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең фортепиано бүлекчәсе мөдире Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Шиһаповага бирелде.
Бәйрәм барышында нефтьчеләр исеменә рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Һәм, әлбәттә, нефтьчеләр өчен иң куанычлысы, аларга да зур шатлык хисләре бүләк итә торганы - балалар рәхмәте. "Бүген безнең өчен бик истәлекле көн. "Татнефть"тән зур бүләк алдык - нефтьчеләр инфраструктурасының заманча стандартларына туры килә торган, яхшылап җиһазланган яңа мәктәпнең бусагасын атлап кердек", - диде Лилия Әкрамовна, төзелеш эшләрен даими игътибар үзәгендә тоткан Шәфәгать Фахразовичка, башкаларга рәхмәт белдереп, һәм нефтьчеләргә, Һ.Бикиевка призлар - төзелеш этапларын чагылдырган коллажлар тапшырды. Укучылар башкаруындагы җыр-биюләр, музыкаль номерлар бәйрәмгә зур ямь өстәде. Ә иң дулкынландыргычы булып, "Рәхмәт, "Татнефть"!" җыры яңгырады.
Икенче очрашу поселокның чаңгы базасында иде. Әле моннан ничә еллар элек кенә нефтьчеләр иске базада зур ремонт эшләре үткәреп, аңа өр-яңа төс биреп, ачкычын чаңгы сөючеләргә тапшырганнар иде. Быел нефтьчеләр спорт мәктәбе укучыларын өр-яңа уңайлы автобус белән сөендерделәр. Поселокның уңайлы, заманча спорт объектларыннан, шул исәптән чаңгы базасыннан спорт сөючеләр өзелми. Соңгы елларда спорт белән шөгыльләнүчеләр тагы да артты, нәтиҗәдә чаңгылар җитми башлады. Тик "Татнефть" бу юлы да ярдәмгә килде. Сезон ачылу уңаеннан Рөстәм Мөхәммәдиев яшь чаңгычыларга 50 пар чаңгы комплекты алырга сертификат тапшырды, аларга уңышлар теләде. Чыннан да, Җәлил - республиканың иң спорт сөюче төбәкләреннән берсе. Поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафин да үз чыгышында шуны билгеләп үтте һәм поселок спортчыларының зур уңышлар белән сөендерәчәкләренә ышаныч белдерде. Поселокның спорт мәктәбе директоры Рәис Гатин барлык спорт сөючеләр, җәлиллеләр исеменнән нефтьчеләр адресына тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тантанадан соң исә поселокның яшь чаңгычылары старт сызыгына бастылар.
РӘСЕМНӘРДӘ: кунаклар символик тасманы кисә-ләр; Р.Мөхәммәдиев музыка мәктәбенә рояль дә бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев