САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рух ныклыгын югалтмыйк

Районда Инвалидлар ункөнлеге кысаларында төрле чаралар үткәрелә. 3 нче декабрьдә Сарман сәнгать мәктәбендә аларның инвалид балалар өчен әзерләнгәне булды. Очрашуга Сарманнан һәм авыллардан мөмкинлекләре чикләнгән 128 бала чакырылган иде. Иң элек Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова сүз алып, балаларга, аларның әти-әниләренә изге теләкләрен җиткерде, аларга ныклык,...

Районда Инвалидлар ункөнлеге кысаларында төрле чаралар үткәрелә. 3 нче декабрьдә Сарман сәнгать мәктәбендә аларның инвалид балалар өчен әзерләнгәне булды.
Очрашуга Сарманнан һәм авыллардан мөмкинлекләре чикләнгән 128 бала чакырылган иде. Иң элек Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова сүз алып, балаларга, аларның әти-әниләренә изге теләкләрен җиткерде, аларга ныклык, сабырлык теләде. Әйе, Аллаһы Тәгалә җиргә бар кешене дә тигез итеп яратмаган: кемдер таза, физик яктан көчле, кайберәүләр, физик мөмкинлекләре чикле булса да, рухи ныклыкка ия. Инвалидларның күпчелеге - менә шундый көчле характерлы кешеләр. Алар, язмыш сынауларына каршы горур атлап, тулы канлы тормыш белән яшәргә тырышалар. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Хәмзә Фарукшин үз чыгышында аларның алга таба да көчле рухлы булып калуларын, имин тормыш теләде. Балалар өчен «Чәпәләй белән Тәпәләй маҗаралары» дигән әкият сәхнәләштерелеп күрсәтелде, җырлар, биюләр башкарылды. Алар янына Кыш бабай белән Кар кызы да килгәннәр иде. Балалар аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
Очрашуга килгән һәр бала бүләк алды. Бүләкләр Җәлил бистәсендә яшәүче инвалид балалар өчен дә әзерләнгән иде. Аларны волонтерлар ярдәмендә тапшырдылар. Әлеге чара район инвалидлар җәмгыяте, «Шәфкать» үзәге һәм мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев