САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Замана үзгәргән икән

Яңа елга каршы төндә бер төш күрдем. Имеш, 2013 нче елга чыккач, бөтен дөньяга үзгәреш кертелгән икән. Кешеләр акча, кредит, ссуда, әҗәт дип, кайгырмыйлар һәм акчага әйберләр сатып алмыйлар. Бөтен нәрсә уч төбендәге сызыкларга карап бирелә. Аны кем карый, дисезме? Ул сызыкларны Аллаһы Тәгалә карый, кулыңны сузып күрсәт кенә. Күршебез...

Яңа елга каршы төндә бер төш күрдем. Имеш, 2013 нче елга чыккач, бөтен дөньяга үзгәреш кертелгән икән. Кешеләр акча, кредит, ссуда, әҗәт дип, кайгырмыйлар һәм акчага әйберләр сатып алмыйлар. Бөтен нәрсә уч төбендәге сызыкларга карап бирелә. Аны кем карый, дисезме? Ул сызыкларны Аллаһы Тәгалә карый, кулыңны сузып күрсәт кенә.
Күршебез кибеткә барган да, күпме кирәк, әйбер җыйган. Кирәк түгелен дә алырга ярата торган гадәте дә бар. Сумкаларын тутырып, касса янына килә бу. Караса, сумкада ипи белән сөт кенә калган. Аллаһы Тәгалә, шул да җитә ачтан үлмәс өчен, ди. Ә күрше элек балда-майда йөзгән, эшчеләрнең акчасына рестораннарда, сауналарда йөргән иде.
Урамга чыгып, андагы хәлне белергә булдым. Ни күрим, 999 нчы номерлы "Джип" белән сабакташым Гали килеп туктады. Гомер буе шалтыравык "Запорожец" белән йөрде. "Замана үзгәрде, - ди. - Минем "Запорожец"та хәзер элекке сабакташыбыз, ресторан директоры Шомбай Әнәсович йөри". Дустыбыз янына кереп, капкалап чыгарга булдык. Керсәк, сабакташыбыз алъяпкыч тагып, савыт-саба юып йөри. "Монда да, өйдә дә шушы хәл: ашарга пешерәсе, юасы, үтүклисе..." - дип, зарланып китте. Аның моң-зарын тыңлап аргач, урамга чыктык. Анда колхоз рәисе чыбыркы шартлатып, чебен куа. Сыерларны суеп, сатып бетергәч, шушы чебеннәрдән сөт тапшырырга калды, ди. Аның артыннан бер көтү бала иярткән Вәли килә. "Балалар йортыннан алган өчен акча бирәләр дип, шулай күп алдыңмы?" - дим. "Илсөя Бәдертдинова концертын бергә карадык бит. "Түбән оч Вәли абый җыры"н хәтерлисеңме? Менә шул җыр минем турыда иде. Балаларны карарга өстән күрсәтмә килде. Әтиләре килеп, алып китәрләр, дигән идем, хатын читкә карамаган булып чыкты, балалар барысы да - үземнекеләр". Шуннан үз балаларым искә төште. Мәктәптә дәрескә кыңгырау шалтырый, ахры, дим. Ә ул будильник булып чыкты. Күзне ачып җибәрсәм, тәрәзәгә кояш төшеп килә. Рәхәт, урыннан торасы килми. Шулай да кунаклар килүгә табын әзерләргә кирәк, дип, тордым. Ә шулай да андый көннәр дә килер микәнни? Килер, Кыш бабайдан сорап, хат язсаң, теләкләр чынга аша, диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев