САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Урта гасырларга "сәяхәт"

Сарман үзәк китапханәсендә гимназиянең 9 нчы класс укучылары өчен "Бәһаләп бетергесез рухи байлык" исемле информация көне үткәрелде. Бу көнне күренекле шагыйрь Кол Гали иҗаты һәм аның атаклы "Кыйссаи Йосыф" әсәре белән таныштырылды. Укучылар хөкеменә "Мәшһүр "Кыйссаи Йосыф" презентациясе, "Халкыбызның шигъри юлдашы" - әдәби-музыкаль кичә, "Болгар-татар шагыйре Кол Гали мирасы" исемле...

Сарман үзәк китапханәсендә гимназиянең 9 нчы класс укучылары өчен "Бәһаләп бетергесез рухи байлык" исемле информация көне үткәрелде.
Бу көнне күренекле шагыйрь Кол Гали иҗаты һәм аның атаклы "Кыйссаи Йосыф" әсәре белән таныштырылды. Укучылар хөкеменә "Мәшһүр "Кыйссаи Йосыф" презентациясе, "Халкыбызның шигъри юлдашы" - әдәби-музыкаль кичә, "Болгар-татар шагыйре Кол Гали мирасы" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Урта гасырлар татар әдәбиятына нигез салучы, әдипләребезнең олуг остазы, мөхтәрәм шагыйрь булган Кол Гали иҗаты, бигрәк тә "Кыйссаи Йосыф" әсәре турында мин сөйләдем, әсәрдән өзекләрне укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Рәзинә Гарифуллина сәнгатьле итеп укыды. Кичә барышында "Ай Биләрем, ай Болгарым", "Моңлы илем - Болгарстан" җырлары яңгырады. Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына багышланган интерактив китаптан файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев