САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Үзе белән – Рәхмәт Хаты

Сарман авылында яшәүче Асия һәм Фәнис Хафизовлар гаиләсендә бүген икеләтә куаныч: уллары Русланны каршы алу белән бергә, алар исеменә ул хезмәт иткән Балтика флотының Александр Невский һәм Суворов орденлы Диңгез пехотасының 336нчы аерым гвардия бригадасы җитәкчелегенең Рәхмәт хаты да килеп иреште. "Сезнең улыгыз Руслан Хафизов хәрби техниканы яхшы белүе, дисциплиналы...

Сарман авылында яшәүче Асия һәм Фәнис Хафизовлар гаиләсендә бүген икеләтә куаныч: уллары Русланны каршы алу белән бергә, алар исеменә ул хезмәт иткән Балтика флотының Александр Невский һәм Суворов орденлы Диңгез пехотасының 336нчы аерым гвардия бригадасы җитәкчелегенең Рәхмәт хаты да килеп иреште.
"Сезнең улыгыз Руслан Хафизов хәрби техниканы яхшы белүе, дисциплиналы булуы, үзенә йөкләнгәнне намуслы башкаруы белән аерылып торды. Фидакарь хәрби хезмәте белән ул иптәшләре арасында гына түгел, командирлары арасында да хөрмәт һәм абруй казанды. Шундый ул үстергәнегез өчен рәхмәт Сезгә!" - диелә батальон командиры гвардия майоры А.Новоселов һәм Диңгез пехотасының 336 нчы аерым бригадасы командиры гвардия полковнигы Ю.Бойченко имзалаган Рәхмәт хатында.
Руслан Сарман гимназиясен бик яхшы билгеләренә тәмамлады. Тырыш, һәркемгә игелекле булды. Укуын Яр Чаллы шәһәренең икътисад институтында дәвам итте. Бишенче курста укыганда, ягъни узган елның ноябрь аенда үз теләге белән армия сафларына китте. Бу көннәрдә ул, хезмәт итү срогын тәмамлап, туган нигезенә исән-сау әйләнеп кайтты. Исәбе - укуын дәвам итү. Без Русланга киләчәктә дә якыннарын куанычлы гамәлләре белән сөендереп торуын, барлык уй-теләкләренең тормышка ашуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев