САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәнни эшкә – мәктәптән үк

Ноябрь аенда Зәй шәһәрендә VII региональ фәнни-гамәли конференция үткәрелде. "Эзләнү һәм казанышлар мәйданы" ("Горизонты поиска и достижений") дип исемләнгән бу чарада Сарман гимназиясе укучылары Вафина Альбина (10 нчы класс), Якупова Эльвина (11 нче класс), Кашапова Алина, Гыймадиева Алия, Гыйльфанов Рәзил (9 нчы класс), Нигъмәтуллина Камилә (8 нче класс) үзләренең фәнни-эзләнү...

Ноябрь аенда Зәй шәһәрендә VII региональ фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
"Эзләнү һәм казанышлар мәйданы" ("Горизонты поиска и достижений") дип исемләнгән бу чарада Сарман гимназиясе укучылары Вафина Альбина (10 нчы класс), Якупова Эльвина (11 нче класс), Кашапова Алина, Гыймадиева Алия, Гыйльфанов Рәзил (9 нчы класс), Нигъмәтуллина Камилә (8 нче класс) үзләренең фәнни-эзләнү эшләре белән катнаштылар. Рәсемдә сез аларны фәнни эшләре җитәкчеләре - укытучылар Алсу Салихова, Ләйсән Шамилова, Раушания Мәтҗанова, Әлфия Кашапова, Эльвир Шакиров белән күрәсез.
Мәктәптә үк фәнни-эзләнү эшләре белән шөгыльләнү балаларның һәрьяктан мәгълүматлы булуларына, аларда максатчанлык, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләүгә булыша. Гимназия укучылары бу юнәлештә актив эшлиләр, фәнни-гамәли конференцияләрдә еш чыгыш ясыйлар. Укуларын алга таба да дәвам итүчеләр өчен бу зур ярдәм булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев