САРМАН
  • Рус Тат
  • Галим эзләре буйлап

    Таҗетдин Ялчыгол кайчан һәм кайда туган? Моңа кадәр аны 1838 елда туган дип яздылар һәм хәзер дә шулай язалар. Үлгән елы аның каберенә куелган беренче ташка 1838 ел дип куелган. Ризаэддин бине Фәхреддин "Асар" дигән хезмәтендә Таҗетдин хәзрәтнең 1768 елда дөньяга килеп, 1838 елның 26 июнендә 71 яшендә вафат булуын...

    Таҗетдин Ялчыгол кайчан һәм кайда туган? Моңа кадәр аны 1838 елда туган дип яздылар һәм хәзер дә шулай язалар. Үлгән елы аның каберенә куелган беренче ташка 1838 ел дип куелган. Ризаэддин бине Фәхреддин "Асар" дигән хезмәтендә Таҗетдин хәзрәтнең 1768 елда дөньяга килеп, 1838 елның 26 июнендә 71 яшендә вафат булуын әйтә.

    Әдип сүзләренә ышанмаска мөмкин түгел. Аның әнисе Нурҗамал ахун Габденнасыйр кызының бертуганы Таҗетдин хәзрәтнең улы мулла Һидиятулла никахында була. Ризаэддин бине Фәхреддин, әлбәттә, Таҗетдин Ялчыголның үлгән көнен бик төпченеп ачыклагандыр. Ә менә аның туган елы һәм кайда тууы табышмак булып калган.
    Хәер, Таҗетдин хәзрәтнең кайда тууы, гомумән, бернинди басма әсәрләрдә дә юк.
    Танылган галимебез, филология фәннәре докторы Хатыйп Йосыф улы Миңнеголов "Мәгариф" журналында (2001 ел, № 9, 19-20 битләр) болай яза: Таҗетдин Ялчыгол якынча 1768 елның октябрендә, әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә, "Әй һәм Арша елгалары арасындагы "Курмаш-елга авылында" дөньяга килә... Фәндә Таҗетдин Ялчыголның туган җирен Троицк, Орск төбәкләренә бәйләп карау да бар".
    Зәй районының Иске Пәнәче авылында табылган кулъязмада Таҗетдинның Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында тууы күрсәтелгән. Икенче бер мәгълүмат буенча, Кукмара ягында туган, дип әйтергә мөмкин. Мин үзем 2009 елда аның турында "Чырагы нур сибә бүген дә..." дигән китап бастырып чыгардым. Әмма, тырышып карасам да, аның туган авылын ачыклый алмадым. Эзләнгән әзгә төшәр, дигән дә хак икән, китап чыкканнан соң да, әлеге әдипнең туган авылы белән кызыксынып яшәдем.
    Таҗетдин Ялчыгол үзен "Рисаләи газизә" китабында "аз азыклы, күп языклы Көдәй халкының галиме" дип атый. Әйе, заманында көдәй дигән ыру булган. XVII-XVIII гасырларда бу ыру дүрт нәселне: Төрекмән Көдәй, Урман Көдәй, Шайтан Көдәй һәм Бәләкәй Көдәй нәселләрен берләштергән. Бу ыру кешеләре Әй елгасы буенда яшәгән әйлеләр составына кергән. Таҗетдин Ялчыголның да дистәләгән төп бабасы әнә шул Әй елгасы буенда гомер кичергән.
    Әдип хакында китап язарга материаллар туплап йөргәндә, миңа ул чакта республикабызның эчке эшләр министры булган Әсгать Сәфәровның әнисе, якташым, үзе дә Таҗетдин Ялчыгол нәселеннән килүче Нәкыя апа Сәфәровада "Родословная Асхата Ахметовича (Архивная справка)" дип аталган шәҗәрәгә аңлатма белән танышырга туры килгән иде. Шәҗәрәне төзүчеләрнең исемнәре язылмаган. Алар сүзне Олы Әтнәдән 18 километр ераклыктагы Ашыт суы буендагы Шимбер авылыннан башлаганнар. "В переписях 3-10 ревизий, метрических книгах д. Шимбер зафиксирован Таҗетдин (отец не указан, год рождения 1768, умер в 1838, его дети Җәләлетдин (1797)..." диелгән.
    Бу хәбәр бүген дә миндә гаҗәпсенү тудыра. Баксаң,Таҗетдинның туган, үлгән еллары дөрес, улы Җәләлетдин дә дөрес күрсәтелгән, башкалары да дөрес бара. Ис җибәргәне - Таҗетдинне Шимбер авылында туган дип күрсәткәне. Ихтимал, ниндидер бер Таҗетдин нәкъ менә 1768 елда шунда туып, 1838 елда шунда үлгәндер. Әмма ул без сүз алып бара торган, "Рисаләи Газизә", "Тәварихы Болгария" китапларының авторы Таҗетдин Ялчыгол түгел.
    Хәзер инде Әсгать Сәфәров республикабызның эчке эшләр министры түгел, ул Татарстан премьер-министрының урынбасары булып эшли. Аның әтисе Әхмәтгали Бәйрәмгали улы һәм әллә ничә буын бабалары Яңа Шимбер авылында туган. Таҗетдинны да Шимбер авылында туган дип күрсәтүчеләрнең хикмәте хәйлә булып кына кала сыман. Бу ниндидер сер саклаучы белеп алдашудан башка берни түгел, минемчә.
    Таҗетдин Ялчыголның ата-бабалары әйле ыруыннан килүе хакыйкатькә туры килә булыр. Мәгълум булганча, ул Адәмнән башлап үзенең шәҗәрәсен төзеп калдырган. Ул анда мәшһүр шагыйребез Кол Галине дә керткән. Әллә шуңа инде, башкортның бүгенге галиме Рәшит Шәкүр Кол Галине "башкортның мәшһүр Әйле ыруыннан" чыккан дип күрсәтә һәм аны борынгы башкорт һәм борынгы болгар шагыйре, ди (Башкортостан. Краткая энциклопедия. Уфа, 1996, 355 бит).
    Ни дисәң дә, әйбәткә ия күп була. Чуваш Республикасының халык язучысы Михаил Юхма шул ук Кол Галине "Борынгы чуваш йолдызы" дип атый.
    Марсель Әхмәтҗанов "Таҗетдин бине Ялчыгол 1760-1770 елларда Мулла Морат исеме белән барган азатлык хәрәкәтенә бәйле гаиләдә тәрбияләнә", дип әйтә. (Марсель Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре", Казан, 1995, 2 бит). Моны кире кагып булмый. Ә менә Таҗетдин хәзрәтнең соңрак буын кешеләрендә яшәп килгән бер риваятьне өстәргә булыр иде. Алар ерак бабалары Ялчыгол хәзрәтнең (әле Ялчыгол абыз дип тә әйтәләр) Пугачау "явында" катнашуын һәм бу азатлык хәрәкәте бастырылгач, җәзадан качып, Кавказ ягына чыгып китүе турында сөйлиләр.
    Алты томлы "Татар әдәбияты тарихы"ның тәүге томында (Казан, 1984 ел, 443-452 битләр) М. Гайнетдиновның Таҗетдин Ялчыгол турында ун биттән торган тирән эчтәлекле язмасы бирелгән. Анда "Тәварихы Болгария" әсәрендә ул (ягъни Таҗетдин Ялчыгол - Д.Г.) әтисен Әй (елгасы) буенда туып үскән дип күрсәтә, "Рисаләи Газизә"дә үзен "Көди халкының галиме" дип атый, ә кайсы авылдан икәнен әйтми", дип яза.
    Икенче бер урында М. Гайнетдинов: "Сизелә ки, әдип үз биографиясендәге халык мәнфәгате белән бәйләнгән кайбер якларын яшерергә тыраша", - ди.
    Нәрсәне һәм нигә яшерергә тырышкан соң Таҗетдин хәзрәт? Әлбәттә, ул әтисенең XVIII гасырның икенче яртысында тарихта тирән эзләр калдырган азатлык өчен күтәрелгән халык яуларында катнашуын әйтергә теләмәгән. Аларда катнашучыларны хөкүмәт бу вакыйгалардан соң әле бик озак еллар эзәрлекләгән. Менә шуңа күрә дә, М.Гайнетдинов бик дөрес билгеләп үткәнчә, әтисе үлгәннән соң да, ул "Әй буеннан" әтисен, туганнарын, ыругдашларын эзләп табып, алар белән йөрешеп, аралашып яшәүне исенә дә китерми. Җир дә аңа "Әй буеннан" түгел, Тымытык тирәсеннән генә бирелгән була".
    Бигрәк тә, Емельян Пугачев, Салават Юлаев, Бәхтияр Канкаев кебек батырларның иярченнәренә буыннар буена көн күрсәтмәгәннәр.
    Шулай да, Ялчыгол нәселен дәвам итүчеләр әле бик күп еллар әнә шул Тымытык тирәсендәге Чалпы авылы янында иген иккәннәр, уңыш үстергәннәр. Ялчыгол хәзрәт үзе бу якларда кирәйетлеләр кабиләсеннән булган һәм Нугайбәковлар фамилиясенә исем биргән Нугайбәк һәм аның уллары белән аралашып яшәгән.
    Күрәсең, Нугайбәк Хәсәнов белән алар фикердәшләр булгандыр. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Пугачев кузгалышы вакытында Нугайбәк патша армиясендә командир - старшина хезмәтендә торган. Аның отрядын баш күтәрүчеләргә каршы җибәрәләр. Әмма ул үзенең командасы белән алар ягына чыга. Хәтта 1774 елның 14 гыйварында алар Зәй ныгытмасын алалар.
    Восстание бастырылгач, Нугайбәкне дә кулга алалар, һәм ул асып үтерүгә хөкем ителә. Фәкать могҗиза белән генә исән кала. Мондый хәлләрдән соң Ялчыгол хәзрәткә улы Таҗетдинны ияртеп чыгып качудан гайре чара калмаган.
    Дөньялар тынычлангач, алар хәзерге Татарстан җиренә кайтып утыралар. Ялчыгол хәзрәт 1785 елда Кече Сөн авылында вафат була. Таҗетдин исә Кама аръягына чыгып, авылларда муллалык итә. 1812-1813 елларда Кызыл Чапчак (хәзерге Түбән Кама районы) авылына күчеп килгәч, ул үзенең туган ягына да баргалап тора, элекке танышлыкларын ныгыта. Кантон башлыгы Хөрмәкәй Нугайбәк улы чакыруы буенча барып, 12 нче кантонда дини йолаларның, ислам кануннарының үтәлешен күзәтә, дин әһелләрен берәм-берәм күреп тә, бергә җыеп та сөйләшүләр уздыра. Шундый ук миссияне янәшәдәге II нче кантонда да башкара.
    Казанга, Уфага, Оренбургка юлым төшсә, беренче эш итеп архивлар ишеген ачып керәм. Шөкер, кайда да ачык йөз белән каршылыйлар, ярдәм итәргә ихлас тырышалар.
    Шундый "командировка"ларның берсендә XIX гасырның 20 нче елларына кагылышлы кәгазьләр белән танышырга туры килде.
    Ниһаять, калын-калын зәңгәр кәгазь битләрендә үземне күп еллар биләп торган сорауга җавап таптым.
    1820 елның 13 августында дворяннар утырышчысы Казанцев Минзәлә өязенең Минзәлә земство суды тәкъдиме буенча Таҗетдиннан сорау алу үткәрә һәм ул татарча сөйләгәннәрне русчага әйләндереп язып бара.
    "Тазетдином меня зовут Якшигулов сын от роду мне 57 лет урожденный Бугульминского уезда из деревни Чалпов..." (ассызык безнеке - Д.Г.)
    Казанцев белән Таҗетдин хәзрәт арасында сөйләшү менә шулай башланган. Монда иң мөһиме шунда: моңарчы әдипнең туган авылы, инде әйткәнебезчә, билгеле түгел иде, ә биредә аның туган авылы аермачык итеп хәзрәтнең үзе авызыннан әйтелгән. Димәк, ул Чалпы (Чалпов) авылында туган. Хәзер бу авыл Республикабызның Азнакай районына караган зур гына татар авылы (2000 елда 972 кеше яшәгән). Район үзәгеннән 35 км төньяктарак, Ык елгасы коя торган Чалпы суы буенда. Татар энциклопедия сүзлегендә (Казан, 2002) аңа 1704 елда нигез салынуы әйтелә. Әмма шәҗәрәләр буенча Чалпы авылына 1684 елда Казан өязенең Шикәрле Каен авылыннан килеп утырулары, егерме еллар үткәч, ягъни 1704 елда Чалпы елгасы буена төшеп утырулары билгеле. Шул чакта алар белән махсус килешенү төзелгән. Менә шуңа күрә бу авылның нигезләнүе 1704 елда булып исәпләнәдер.
    Ни булса, шул булган. Таҗетдинның әтисе шушы Чалпы авылында яшәгән. Ни дисәк тә, ул бирегә улы Таҗетдин туганчы килгән. Сорау алу вакытында ул үзен 57 яшьтә дип күрсәтә, димәк 1763 елда (1820-57=1763) туган була. Шулай итеп, Ялчыгол хәзрәтнең Чалпыга килүе 1760-1763 еллар тирәсенә карый.
    Димәк, әтисе белән читкә чыгып киткәндә, Таҗетдинга 7-8 яшь түгел, ә бәлки (1775-1763=12) 12-13 яшь булган инде...
    Менә шулай: Таҗетдин Ялчыгол улының (әтисен Якшыгол, Ишигол дип тә язалар), тәрҗемәи хәлендәге бер мөһим дата ачыкланды - әдипнең кайчан һәм кайда туганлыгын белдек. 2013 елда әдипнең тууына - 250, вафат булуына 175 ел тулуын искә алсак, архивта тап булган табылдыкның әһәмияте тагын да арта төшә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: