Сарманда террорга каршы комиссиянең утырышы үтте
Террорчылык - кешелеккә янаучы иң куркыныч, җитди афәт. Дөньяның төрле почмакларында әледән-әле кабатланып торган террор актлары безне һәрчак уяу булу, көтелмәгән хәлләрдә дөрес хәрәкәт итә белергә өйрәнү мөһимлеге турында искәртә. Районның террорга каршы комиссиясенең бүген узган утырышында бәйрәмнәр чорында халык күп җыела торган урыннарда саклык чаралары күрү, гомумән, көндәлек тормышта...
Террорчылык - кешелеккә янаучы иң куркыныч, җитди афәт. Дөньяның төрле почмакларында әледән-әле кабатланып торган террор актлары безне һәрчак уяу булу, көтелмәгән хәлләрдә дөрес хәрәкәт итә белергә өйрәнү мөһимлеге турында искәртә. Районның террорга каршы комиссиясенең бүген узган утырышында бәйрәмнәр чорында халык күп җыела торган урыннарда саклык чаралары күрү, гомумән, көндәлек тормышта үзебезнең иминлегебезне кайгырту юллары турында сүз барды. Таныш булмаган шикле кешеләр күргәндә, шикле предметларга тап булганда, 02, 8 (85559)2-49-02 телефоннары буенча район эчке эшләр бүлегенә яки 8(85558)7-14-69, 89179398620 телефоннары буенча РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зәй бүлекчәсенә хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев