Сарманда террорга каршы комиссиянең утырышы үтте
Террорчылык - кешелеккә янаучы иң куркыныч, җитди афәт. Дөньяның төрле почмакларында әледән-әле кабатланып торган террор актлары безне һәрчак уяу булу, көтелмәгән хәлләрдә дөрес хәрәкәт итә белергә өйрәнү мөһимлеге турында искәртә. Районның террорга каршы комиссиясенең бүген узган утырышында бәйрәмнәр чорында халык күп җыела торган урыннарда саклык чаралары күрү, гомумән, көндәлек тормышта...