Зур кунаклар районга зур сөенечләр алып кайтканнар
Якташыбыз – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов сарманлыларга һәм бәйрәм кунакларына республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде һәм район уңганнарына Россия һәм республика бүләкләрен тапшырды.
Вәлишина Гөлчәчәк Әмирҗан кызы РФ Дәүләт Думасы Рәхмәт хатына лаек булды. Фәттахов Гөлүс Әнәс улына – «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», Дәүләтов Ринат Сирин улына «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исемнәре бирелде. Дәүләтҗанов Раян Назиф улы һәм Хөсниева Вероника Вячеслав кызына «Татарстан Республикасында җирле үзидарәләрне үстерүдәге казанышлары өчен» медале тапшырылды. Гыйльметдинов Айдар Шәйхенур улы – ТР Дәүләт Советы Рәисенең һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары, Гатиятуллина Нәвия Рәүдәт кызы – ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, Зыятдинова Рәсимә Әмир кызы ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына ия булдылар.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов та җылы котлау сүзләрен җиткерде, авыл хуҗалыгы уңганнарына: Гыйбадуллин Рөстәм Рамил улына, Мохтарова Гөлнур Сәгыйрь кызына, Фәхразыева Гөлфия Фнүн кызына – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минстрлыгының Почет грамоталарын, Нәҗметдинов Рамил Мисхәт улына, Исхаков Фаиз Хәмит улына, Гатиятуллин Салават Нур улына, Шакирова Тәслия Мөһәздәт кызына, Ризатдинова Вәсимә Хатыйп кызына, Сәлахов Нәсим Фәләх улына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минстрлыгының Рәхмәтләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев