Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Зәкят» фонды мәктәп укучыларына ярдәм акциясен дәвам итә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» хәйрия фонды еллык традицион акциясен игълан итте. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика чарасы күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрнең балаларын яңа уку елына әзерләүгә юнәлдерелгән, дип яза «Татар-информ» МА.

Хәйрия акциясе кысаларында һәр гаиләгә мәктәп кирәк-яраклары комплекты тапшырылачак. Аның эченә рюкзаклар, дәфтәрләр, канцелярия әсбаплары, шулай ук хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен кирәкле материаллар керә.

Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, акция республиканың барлык районнарын колачлый. Быел да мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләр фондның рәсми сайты — zakyatrt.com аша акча күчерә ала. Һәрбер иганә балаларның күзләрендә шатлык һәм укуга өмет уятачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев