Төзекләндерелгән спорт залы беренче уенчыларны кабул итте+ВИДЕО
Капиталь ремонттан соң Сарман балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залы ачылды һәм анда узган шимбәдә районның волейбол федерациясе Кубогына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелде.
Ярышларда 11 команда катнашты, шул исәптән Актаныш, Тукай, Мөслим районнары командалары да чакырулы иде. Ярышта катнашучыларны иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин сәламләделәр. Уеннар өч зонада үткәрелде. Ярымфиналда Сарман җыелма һәм Әлмәт авылы, Сарман №1 һәм Тукай районы командалары очраштылар. Финалга чыккан Сарман җыелма һәм Тукай районы командалары арасында кискен уен барды. Беренче партиядә 25:23 исәбе белән район командасы алга чыкты. Икенче партиядә 25:13 исәбе белән хуҗа команда җиңү яулады. Тукайлылар – икенче, Сарман №1 өченче урынны алдылар. Әлфис Фәйзрахман улы җиңүче командаларга Кубок, грамота, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Турнирның иң яхшы уенчылары Риназ Һадиев, Ирек Хафизов, Раил Миңнуллин, Айрат Хәйруллин, Ораз Ходайголиев махсус бүләкләргә лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев