Тугры абунәчебез Лена Гариповага 80 яшь тулды
Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Гарипова Лена Әмирҗан кызы иртәгә 80 яшьлек бәйрәмен каршылый.
Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимнең истәлекләр дәфтәрендә тормыш, яшәү мәгънәсе, бәхет кебек төшенчәләргә бәя биргән бик күп мәгънәле сүзләр язылган. Төрле акыл ияләренең канатлы сүзләрен туплап, җыеп бара ул. Ә мәгърифәткә нур, әйтерсең, бишектә чакта ук юл алган.
- Җиңү бүләге булып туганмын мин. Әтием Бөек Ватан сугышыннан яраланып, әмма исән кайткан. Минем дөньяга аваз салуыма сәбәпче дә ул булган. Алар гаиләдә җиде ир туган үскәннәр. Әбиебез биш улын сугышка озаткан. Ни кызганыч, аларның өчесе яу кырында ятып калганнар. Шулай да гомере буе улларын сагынып, көтеп яшәде әби. Сабыр булырга сабырлыкларым җитәр микән, дип, еш кабатлый иде ул. Шул сүзләре күңелгә кереп калган. Гомер иткәндә, аларны искә төшергән чаклар да булгалады. Ул бик киң күңелле иде, - ди Лена апа.
Укытучылык – аларның нәсел һөнәре, геннар аша килә ул. 37 ел хезмәт стажының 17сен мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. Атаклы директорлар Нәкыйп Борһанов, Риф Гыйльфанов чорында эшләве, орденлы укытучы Рәшидә апа Миңнеханованың эшен дәвам итүе белән бик горурлана. “Бүгенге коллектив та өлкәннәргә карата игътибарлы һәм ихтирамлы”, - ди Лена Әмирҗан кызы.
Лаеклы ялга чыккач та, ветеран укытучы тик торуны белми. Ул ныклап бакчачылык белән шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә дә аның ишегалды гөлчәчәкләргә төренеп утыра. Аларның берьеллыклары да, күп еллар үсә торганнары да күп. Үсентеләрен дә орлыктан үзе үстерә Лена апа. Бигрәк тә кычыткан гөле, яраннар ярата. Тәрәз төбен дә аллы-гөлле гөлчәчәкләр бизи. Аның җир җиләге һаман да җимеш бирә әле. Капка төбендә үсеп утырган миләш тә бакчасына ямь өсти. Тәлгәш-тәлгәш ачы җимешләре генә тормышның һәрвакыт баллы булмаганын искәртәләр кебек. Берничә тапкыр инсульт кичерә Лена апа. Бик яшьли тол калып, берүзе өч баланы аякка бастыра.
“Сарман” газетасын көтеп ала, яратып укый Лена апа. Күршесендә генә балачак дусты, классташы Илүзә Кудашева яши икән. Аның белән көн саен очрашып, хәлләрне белешеп торалар. “Хәзер район газетасы журнал кебек чыга бит. Бик матур, гыйбрәтле язмалар күп. Аларның эчтәлекләре бервакытта да кабатланмый. Каян шулчаклы сүзләр, материал табып бетерәсез? Эшегездә уңыш юлдаш булсын”, - дип, журналистлар хезмәтенә дә югары бәя бирергә онытмадылар ахирәтләр.
Тугры абунәчебезне гомер бәйрәме белән тәбрикләп, сихәт гомер, балалар хөрмәте, оныклар куанычы, бәрәкәтле тормыш телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев