Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров сарманлыларны Сабантуй белән тәбрикли

Хөрмәтле сарманлылар!

Сезне милли бәйрәмебез – Сабантуй белән чын күңелдән тәбрик итәм. Елдан-ел үзенең матурлыгы, киң күңеллелеге, бай традицияләре белән безне сөендергән бу бәйрәм халкыбызның бердәмлеген, рухи байлыгын, күпгасырлык гореф-гадәтләренә тугрылыгын чагылдыра. Ул төрле милләт вәкилләрен берләштерә, күңелләргә шатлык, өмет һәм якты киләчәккә ышаныч алып килә. Сабантуйны олысы да, кечесе дә, яше дә, карты да көтеп ала һәм сөенеп бәйрәм итә. Ул туган җиребезгә – мәхәббәт, хезмәткә – хөрмәт, батырлыкка дан җырлый. Сабантуй – тыныч тормыш, татулык символы. Һәр гаиләгә, һәр җирлеккә тынычлык, иминлек, бәхет һәм хезмәт уңышлары телим. Без бергә көчле – безнең бердәмлегебез җиңүләргә илтә. Сабантуй мөбарәк булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев