Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 арзанайды, АИ-98 кыйммәтләнде
Росстат мәгълүматларына караганда, 28 июльдән 3 августка кадәр Татарстанда АИ-92 маркалы бензин литры 70,02 сумнан 68,85 сумга кадәр төшкән (1,17 сумга арзанайган). АИ-95 бәясе 1,74 сумга кимеп, 75,17 сумнан 73,43 сумга кадәр төшкән, дип яза «Татар-информ» МА.
Шул ук вакытта АИ-98 һәм югарырак премиаль бензиннар 92 тиенгә кыйммәтләнгән – литры өчен 98,50 сумнан 99,42 сумга кадәр. Дизель ягулыгы да бәясе 9 тиенгә артып, 80,47 сумнан 80,56 сумга кадәр күтәрелгән.
Идел буе федераль округында бензин бәяләре түбәндәгечә: уртача литры 73,49 сум, АИ-92 – 70,24 сум, АИ-95 – 75,87 сум, АИ-98 – 99,80 сум, дизель – 82,45 сум.

Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев