Җәмгыять

Татарстанда 6 июньдә яңгыр, яшен һәм томан көтелә

Шимбә көнне республикада аязучан болытлылык көтелә. Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, көндез кыска вакытлы явым-төшемнәр һәм яшен булырга мөмкин. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Төньяк һәм төньяк-көнбатыш җилнең тизлеге – секундына 5-10 , яшен вакытында исә 15 метрга кадәр көчәячәк.

Республикада һава температурасы төнлә +7..+12 градус булса, көндез +17..+22 градуска кадәр җылыначак.

Казанда да кыска вакытлы яңгыр һәм яшен явуы ихтимал. Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан – секундыга 5-10 метр. Казандагы максималь температура көндез +19..+21 градус тәшкил итәчәк.

Район территориясендә дә шундый ук һава торышы булачак. 


Нет комментариев