Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 28 июльдә көчле җил, яшен һәм боз явуы ихтимал

Иртәгә, 28 июльдә, республика территориясендә үзгәрүчән болытлылык, кыска вакытлы явым-төшемнәр фаразлана. Төнге сәгатьләрдә урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал, дип кисәтә ТР Гидрометеорология хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Җилнең юнәлеше көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка үзгәрә, тизлеге – секундына 6-11 метр. Яңгыр вакытында урыны белән һава агымнары 18-23 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава – +16..+21 градус, көнчыгыш өлештә +24 градус кадәр җылы булачак. Көндез температура +23..+28 градуска күтәрелә, ә республиканың көнчышында +31 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Казан шәһәрендә дә шундый ук күренеш: алмашынучан болытлылык, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен һәм боз. Җил тизлеге – секундына 6-11 метр, көчәйгәндә 18-23 метрга кадәр җитә. Көндез башкалада термометрлар +25..+27 градусны күрсәтәчәк.

Район территориясендә дә шундый ук һава торышы саклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев