Татарстан журналистлары өчен 200 мең сумлык грант конкурсы башланды
Бүген, 3 августта, Татарстанда «Идел буе федераль округының яшьләр медиасы» («Молодежные медиа ПФО») медиаконкурсына гаризалар кабул итү старт алды. Чара 16 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Конкурс җиңүчеләре 200 мең сумлык грантка ия булачак. Акчаны округ медиапроектын тормышка ашыруга юнәлтә алачак. Моннан тыш, алар Идел буе федераль округының медиапроектларында катнашу мөмкинлеге алачак.
ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, бүген яшьләр медиасы мәгълүмати көн тәртибен формалаштыра, яңа идеяләрне гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр табарга ярдәм итә. «Татарстанда кешеләр, проектлар һәм төбәк вакыйгалары турында кызыклы сөйли белүче талантлы авторлар күп. Конкурста катнашу — үзеңне таныту һәм медиа өлкәсендә профессиональ үсешкә беренче адым ясау мөмкинлеге», — дип өстәде ул.

Конкурска Татарстанда яшәүче, яше 18 дән 35 кә кадәр булган Россия гражданнары гариза бирә ала. Моның өчен онлайн-гариза тутырырга, конкурс эшен шәхси «ВКонтакте» битендә бастырырга кирәк.
Ике формат рөхсәт ителә: #МедиаПФО2026 хештегы белән 30 секундлык видеовизитка (үзеңне тәкъдим итү) яки «Минем төбәгем нәрсә белән горурлана?» темасына иҗади басма (видеоролик яки пост).
Эш бастырылган сылтаманы гаризага өстәргә кирәк.
Региональ онлайн-сайлап алу нәтиҗәләре буенча иң яхшы ике катнашучы Татарстан исеменнән округ финалында турыдан-туры катнашачак. Ул 30 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Самара өлкәсендә узачак. Финалистлар тележурналистика буенча белем алу интенсивында катнашачак, практик биремнәр үтәячәк һәм конкурсның төп бүләкләре өчен көрәшәчәк.
Оештыручылар: Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан — мөмкинлекләр территориясе» оешмасы.
Методик ярдәм «Волга 24» ТРК һәм «Диалог» оешмасы тарафыннан күрсәтелә.
Конкурс Идел буе төбәкләрендә яшьләр журналистикасын үстерү, талантлы яшь корреспондентларга ярдәм итү максатларына юнәлдерелгән. Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Рәсем: ясалма интеллект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев