САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Зирәкләр һәм тапкырлар” клубының февраль ае җиңүчесе билгеле

Хөрмәтле дуслар! Игътибар иткәнсездер инде: “Сарман” газетасының һәр санында бер табышмак биреп барыла.

Шуларның җавапларын туплап барган очракта, аларны кулланып, бер мәкаль төзергә мөмкин. Февраль саннарында бастырылган табышмаклар нигезендә барлыкка килгән “Агач күрке – яфрак, адәм күрке - күлмәк” дигән мәкальне беренче булып хәбәр иткән Сарман авылында яшәүче Гөлфая Галимуллина булды.
- 17 яшемнән, лаеклы ялга чыкканчы, төзелеш-монтаж оешмасында эшләдем. Гомер буе район газетасыннан аерылмадык, хәзер дә “Сарман”ны бик яратып укыйбыз. Бигрәк тә район кешеләре, аларның язмышы, тормышы турындагы язмалар ошый. Менә бәйге уйлап тапкансыз әле, аны зур кызыксыну белән күзәтеп барам. Хәтта кибеттән мәкальләр китабы сатып алдым, - диде, бәйгедә катнашып, бүләккә китаплы булган Гөлфая апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев