Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сөлге туе халкыбызның күңел байлыгын күрсәтте

Сабантуйларда сөлге туе үткәрү дә матур традициягә әйләнде. Кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар районыбызның чигү һәм кул эшләре осталары әзерләгән күргәзмәләрне яратып карадылар.

Шунысы куанычлы: соңгы елларда аларга игътибар артканнан-арта бара.

– Элек кул эше тотучылар бу кадәр үк түгел иде. Хәзер яшьләр арасында да аларга тартылучылар күп, – диде районыбызның танылган кул эшләре остасы, күп конкурслар лауреаты, чиккән кулъяулыклары Кытайда да саклана торган Вәсилә Сәлимгәрәева.

Әле алай гына да түгел, чигүчеләргә, бәйләүчеләргә милли алкалар һәм башка кирәк-яраклар ясаучылар да кушылды. Сөлге туенда кунакларны Җәлил музыка мәктәбенең Рәмзия Йөзлебаева җитәкчелегендәге «Өмет» инструменталь ансамбле уенчылары гармун моңнары белән каршы алдылар. Янәшәдә генә остаханәләр эшләде, теләгән кеше агачка, тукымаларга рәсем төшерергә, сәйләннәрдән төймәләр ясарга һәм башкаларга да өйрәнә алды. Ә Яхшыбай авылыннан Рамил Сираев чалгы чүкү һәм үткенләү осталыгын күрсәтте. Шушында ук татар хуҗалыгы белән танышырга да мөмкин иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев