Шахтер егет гомер бәйрәмен туган авылында каршылый
Мортыш-Баш авылында яшәүче хезмәт ветераны Миңнебаев Наил Габдулла улы бүген – 15 сентябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Наил абый, җиде сыйныфны тәмамлауга, колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Яр Чаллы шәһәрендә механик белгечлеген үзләштерә. 1955 елда армия сафларына алына. Өч ел хезмәт иткәннән соң, туган авылына кайта. Тау мастеры белгечлегенә укып, Кизел шәһәрендә шахтада эшли. Аннан соң – 1964 елда Таҗикстандагы Нурек ГЭСына җибәрелә, 30 ел буе җир асты корылмалары буенча мастер булып хезмәт куя. Лаеклы ялга да шуннан чыга. Ләкин бер генә көнгә дә хезмәттән аерылмый. Туган авылына кайтып, 82 яшенә кадәр берьюлы берничә төрле хезмәт башкара: заправкада да эшли, техника ремонты буенча мастерскойда мөдир вазифаларын да башкара. Дәүләт бүләкләренә ия. Тормыш иптәше Рәисә ханым белән ике кыз тәрбияләп үстерә, икесенә дә югары белем бирәләр.
Наил абыйны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Флүр Гыйльфанов, ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова да ветеранга матур теләкләрен җиткерделәр.
Наил абый турындагы тулы язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев