Сарманнан 7 яшьлек Азамат район газетасын велосипедта килеп ала
Җәмгыять

Сарманнан 7 яшьлек Азамат район газетасын велосипедта килеп ала

Бүген "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә, район газетасын алырга дип, кечкенә абунәчебез килде. Сарманнан 7 яшьлек Азамат "Сарман"ны алырга велосипедта җилдерә икән. "Алай тизрәк бит!", - ди Азамат үзе. Әле егетебез моның белән генә чикләнмәде, Бөтендөнья шоколад көне уңаеннан шигырь дә сөйләп күрсәтте. Мондый афәринне ничек шоколадсыз калдырып була инде?

Бүген "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә, район газетасын алырга дип, кечкенә абунәчебез килде. Сарманнан 7 яшьлек Азамат "Сарман"ны алырга велосипедта җилдерә икән. "Алай тизрәк бит!", - ди Азамат үзе.

Әле егетебез моның белән генә чикләнмәде, Бөтендөнья шоколад көне уңаеннан шигырь дә сөйләп күрсәтте. Мондый афәринне ничек шоколадсыз калдырып була инде?


Нет комментариев