Сарманлыларның балаларга карата аеруча игътибарлы булуы сорала
Җәмгыять

Сарманлыларның балаларга карата аеруча игътибарлы булуы сорала

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 1-8 январь көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме алу өчен бүлеккә дистәләгән кеше мөрәҗәгать иткән. Ике дистәдән артык кешегә - кул-аяклары сыну, сугылу, бәрелү, 1 кешегә - өшү, 2 кешегә - эт тешләү, 2 кешегә пешү сәбәпле медицина ярдәме кирәк булган. Пешүчеләрнең...

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 1-8 январь көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме алу өчен бүлеккә дистәләгән кеше мөрәҗәгать иткән. Ике дистәдән артык кешегә - кул-аяклары сыну, сугылу, бәрелү, 1 кешегә - өшү, 2 кешегә - эт тешләү, 2 кешегә пешү сәбәпле медицина ярдәме кирәк булган. Пешүчеләрнең берсе - балигъ булмаган бала - Чаллы шәһәре хастаханәсенә озатылган. Район үзәк хастаханәдә шулай ук юл-транспорт фаҗигасендә тән җәрәхәте алган 1 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Медицина хезмәткәрләре сарманлыларны сак булырга өндиләр. Бигрәк тә - юлларда. Синоптиклар алдагы тәүлектә дә һава торышының бик үк уңай булмавын хәбәр итәләр. Көчле җил, буран булуы фаразлана. Бүген - канкулларның соңгы көне, иртәгә мәктәптә укулар башлана.


Нет комментариев