Сарманлылар транспорт салымын ташлама белән түләячәкләр
Рөхсәт ителгән максималь авырлыгы 12 тоннадан югары булган транспорт чаралары ияләре (физик затлар) транспорт салымына ташламадан файдалана алалар. Әгәр федераль кулланыштагы автомобиль юлларына китергән зыянны каплау өчен түләнгән акчалар салым чорында түләнергә тиешле салым күләменнән артып китә яки аңа тигез икән, алар салым түләүдән тулысынча азат ителәләр. Салым түләнгән акчалардан...
Рөхсәт ителгән максималь авырлыгы 12 тоннадан югары булган транспорт чаралары ияләре (физик затлар) транспорт салымына ташламадан файдалана алалар. Әгәр федераль кулланыштагы автомобиль юлларына китергән зыянны каплау өчен түләнгән акчалар салым чорында түләнергә тиешле салым күләменнән артып китә яки аңа тигез икән, алар салым түләүдән тулысынча азат ителәләр. Салым түләнгән акчалардан артык булса, ул шул түләүләр күләменчә киметелә. Бу ташламадан файдалану өчен, 1 майга кадәр салым инспекциясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны www.nalog.ru сайтында шәхси кабинет аша да башкарып була. Өстәмә мәгълүматны шул ук сайтта яки Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт үзәгендә түләүсез 8-800-222-22-22 телефоны аша алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев