Сарманда Ленинның исемен мәңгеләштерүче урыннар бар
Дөнья күләмендәге Россия һәм Совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе Владимир Ильич Ульянов (псевдонимы - Ленин) 1870 елның 22 апрелендә Симбирск (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә туа. Ул бөек революционер, большевиклар партиясен оештыручы, Халыклар Комиссариаты Советы рәисе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт оештыручы, марксист, публицист, марксизм-ленинизмга нигез салучы, идеолог, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм...