Сарманлылар "Иң зәвыклы бакча" рубрикасына фотолар җибәрә алалар
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Белгәнебезчә, быел да сезнең һәркайсыгыз, яз җитүгә, үзенең яшәгән урынын, тирә-ягын тәртипкә китерә - чистарта, төзекләндерә, яшелләндерә, кыскасы, матурлый һәм үзе өчен уңайлы итә башлады. Әйләнә-тирәгез яшеллеккә, чәчәкләргә күмелде. Бу - һәр ел саен шулай. Нәтиҗәдә тәҗрибә уртаклашу, матурлыкка омтылуны җәелдерү, әйләнә-тирә мохитне саклау максатыннан, газетабызда "Иң...
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Белгәнебезчә, быел да сезнең һәркайсыгыз, яз җитүгә, үзенең яшәгән урынын, тирә-ягын тәртипкә китерә - чистарта, төзекләндерә, яшелләндерә, кыскасы, матурлый һәм үзе өчен уңайлы итә башлады. Әйләнә-тирәгез яшеллеккә, чәчәкләргә күмелде. Бу - һәр ел саен шулай. Нәтиҗәдә тәҗрибә уртаклашу, матурлыкка омтылуны җәелдерү, әйләнә-тирә мохитне саклау максатыннан, газетабызда "Иң зәвыклы бакча" рубрикасын ачу һәм дәвам итү матур традициягә әйләнде. Укучыларыбызның теләген искә алып, аны быел да эшләтергә уйладык. Быел бит әле - Экология һәм иҗтимагый киңлекләрне саклау елы да. Сездән зәвык белән бизәлгән бакча, ял урыннарыгыз, капка төпләрегезнең фотоларын көтеп калабыз. Аларны редакциягә кертеп чыгарга да, газетаның электрон адресына да җибәрергә мөмкин. Үзегез турындагы мәгълүматларны да язарга онытмагыз, хөрмәтле сарманлылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев