Сарманда йөзү эстафетасы үтте
Сарманның "Дулкын" бассейнында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара үтте. Аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева ачты. Аннан соң сүзне Бөек Ватан сугышы ветераны Мизхәт ага Хәлилов алды. Ул старт биргәннән соң, эстафетаны ветераннар башлап җибәрде. Мортамактан Галия Гәрәева, Саклаубаштан Зөлфия Фәттахова, Гөлфия Нәҗметдинова, Басыйр Хаков, Сарманнан Изаил Купаев үзләренә...
Сарманның "Дулкын" бассейнында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара үтте. Аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева ачты. Аннан соң сүзне Бөек Ватан сугышы ветераны Мизхәт ага Хәлилов алды. Ул старт биргәннән соң, эстафетаны ветераннар башлап җибәрде. Мортамактан Галия Гәрәева, Саклаубаштан Зөлфия Фәттахова, Гөлфия Нәҗметдинова, Басыйр Хаков, Сарманнан Изаил Купаев үзләренә тиешле аралыкны үтүгә, аларга алмашка район Башкарма комитеты, мәгариф, мәдәният, эчке эшләр бүлекләре, прокуратура, суд, күпфукцияле үзәк, хастаханә хезмәткәрләре килде - ир-атлар - 50, хатын-кызлар 25 метр араны йөзде. Яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да зур активлык күрсәттеләр. Чарада катнашканнарның һәркайсына махсус сертификатлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев