САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы оештырылды

Бүген район Советында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Аның эшендә бүлек начальнигы урынбасары — Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИнең юл күзәтчелеге бүлеге начальнигы — полиция подполковнигы Рушан Хаметшин да катнашты.

Көн тәртибендәге беренче сорау буенча район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Николай Самойлов чыгыш ясады. Ул агымдагы елның алты ае буенча юл-транспорт травматизмы, юллар торышы һәм юл-транспорт һәлакәтләре була торган урыннар турында сөйләде. Николай Дмитриевич шулай ук район территориясендә авариялелек торышы белән таныштырды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов балаларның җәйге ялы чорында профилактик юнәлештәге чараларга тукталды.

Аннан соң сүзне Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова алды. Ул оешманың районда 2023 елның алты ае буенча эшчәнлеге белән таныштырып китте. Район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Айрат Мөхәммәдиев «Росдормониторинг» учреждениесе системасындагы эшне яктыртты.

Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова район үзәгендә йөк машиналары хәрәкәтен чикләү өлешендә Юл хәрәкәтен оештыру проектына кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде. Аннан соң Рушан Ислам улы өлкә эшчәнлеге белән бәйле булган кайбер кимчелекләргә тукталды, җаваплы җитәкчеләргә аларны бетерү бурычын куйды. Район башлыгы — комиссия рәисе Фәрит Хөснуллин утырышка йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев