Сарман сәнгать мәктәбенең "Яшь йөрәкләр" ансамбле Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады
Мәдәният

Сарман сәнгать мәктәбенең "Яшь йөрәкләр" ансамбле Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады

Апрель аенда Казан шәһәренең «Юность» мәдәният сараенда «Туган телем - Тукай теле» дип аталган I Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды. Анда Россия һәм Татарстан төбәкләреннән 600ләп кеше катнашты. Катнашучыларның иң яшенә - 5, иң өлкәненә 73 яшь иде. Бәйгене Татарстанның атказанган артисты Луара Шакирҗанова, Фоат Галимуллин, Исламия Мәхмүтова, Резедә Галимова һәм Идрис...

Апрель аенда Казан шәһәренең «Юность» мәдәният сараенда «Туган телем - Тукай теле» дип аталган I Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды. Анда Россия һәм Татарстан төбәкләреннән 600ләп кеше катнашты. Катнашучыларның иң яшенә - 5, иң өлкәненә 73 яшь иде.

Бәйгене Татарстанның атказанган артисты Луара Шакирҗанова, Фоат Галимуллин, Исламия Мәхмүтова, Резедә Галимова һәм Идрис Газиев бәяләделәр.

Сарман сәнгать мәктәбенең «Яшь йөрәкләр» вокал-уен кораллары ансамбле, уңышлы гына чыгыш ясап, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Шулай ук яшь башкаручылар номинациясендә Алия Сөләйманова - I дәрәҗә лауреат, Дания Зарипова III дәрәҗә лауреат булдылар. Аларны шушы зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Резедә Хаҗиева, сәнгать мәктәбе укытучысы.


Нет комментариев