Саклаубашның имам-хатыйбына 85 яшь тулды
Саклаубаш авылының “Рамазан” мәчете имамы Шәрәфиев Хәйдәр Газетдин улына бүген 85 яшь тулды.
Истәлекле көне уңаеннан, без аңа ныклы саулык, тигез тормыш, куанычлы гомер телибез. Хәйдәр абый туган авылы язмышына бервакытта да битараф булмады. Авыл җыеннары вакытында да ул һәрвакыт халыкны бердәмлеккә чакыра, шөкер итеп, сабырлык белән гомер итәргә өнди. Зиратларны тәртиптә тотуда, авылдашларын соңгы юлга озатканда, авыл халкын берләштерә, яңа туган сабыйга исем кушканда, гаилә корган яшь парларга тормыш фатихасы биргәндә дә, аның үгет-нәсихәтләре күңелгә тынычлык өсти.
Тормыш иптәше Гөлҗиһан апа белән бер ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, ике оныклары бар.
Шәрәфиевләр турындагы язманы “Сарман” газетасының 28 июль санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев