САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Шәфкать” үзәгенә Карлсон килгән

Район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә иң кызыклы һәм игелекле әкият персонажларының берсе – Карлсон килгән.

Ул өмет, ышаныч һәм елмаю символы булып хезмәт итә. Әллә үзәктә ял итүчеләргә күңеллелек өстисе килгән, әллә маҗаралы Яңа ел килгәнен искәртәсе иткән, Карлсон түбәдән төшәргә булган, әмма кысылып калган. Аны өлкәннәр дә тартып караганнар – төшерә алмаганнар, кечкенәләр дә тарткалаганнар – төшерә алмаганнар, хәтта үзәк хезмәткәрләренең дә көче җитмәгән. Капчыгыннан бик күп бүләкләр коелган.

- Кызыклы кунакның килүе Яңа ел бәйрәме җитүенә ишарәли. Ә ул тылсымга ышану хисен бүләк итә. Без ел саен Яңа ел бәйрәмен көтеп алабыз һәм аннан һәрвакыт алдагы көннәргә ышаныч, җылылык, иминлек, якты өметләр көтәбез. Барыбызның да теләкләр чынга ашса, ил-көннәребез тыныч булса иде, - диде үзәк директоры Ландыш Мөхлисуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев