Якшәмбе көнне республикада көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә. Аерым районнарда җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.
Төнлә һава температурасы -3...+2 градус арасында булган. Көндез термометрлар +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк.
Урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә, ә төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда җепшек кар явачак.
Казанда үзгәрешле болытлы һава торышы фаразлана. Шәһәрдә урыны белән бераз яңгыр яуачак. Башкалада көндезге максималь температура +10..+12 градус булачак.
Районда да шундый һава торышы булуы ихтимал. Юлларда игътибарлы булыгыз!
Нет комментариев