Гөлия Бөтенрәсәй бәйгесендә җиңү яулады
Халкыбыз тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен барлау һәм саклау, үсеп килүче буында милләтебезгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү һәм үзаңнарын формалаштыруны күздә тотып, «Ак калфак» IX Бөтенроссия укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең финал өлеше Казан шәһәрендә үтте.